Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Янган йорттан өч баланы коткарган ир-атны биш баласы һәм хатыны белән өеннән куып чыгарганнар

Янган йорттан өч баланы коткарган ир-атны биш баласы һәм хатыны белән өеннән куып чыгарганнар

news_top_970_100
Янган йорттан өч баланы коткарган ир-атны биш баласы һәм хатыны белән өеннән куып чыгарганнар
Екатеринбургта яшәүче Геворг Аветисянның быел гыйнварда өч баланы янган йорттан коткарганын илдәге күп кенә гаммәви мәгълүмат чаралары язып чыкты. Шул ир-атның гаиләсен яшәгән йортларыннан куып чыгарганнар, дип хәбәр итә РИА Новости. Район администрациясендә белдерүләренчә, ир-ат бу йортта яшәргә хокуклы түгел икән, чөнки йорт муниципаль милек булып санала.

  • Екатеринбургта Депутатская урамында урнашкан шәхси йортта 26 гыйнвар көнне янгын чыга. Шул вакытта бу урын тирәсеннән Геворг узып бара. Төтен күргәч, ир-ат машинасын туктата һәм янган йорт янына чаба. Тәрәзәдән кул болгап торучы балаларны күрә. Геворг кирпеч атып тәрәзәне вата һәм 12 яшьлек ике кыз белән 10 яшьлек малайны янган йорттан коткара. Балаларның берсе дә зыян күрми. Шуннан соң Геворг янган йорт янында торган машинаны, тартып, куркынычсыз урынга күчереп куя. Батырлыгы өчен аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәхмәт хаты белән бүләкли һәм янгын сүндерү җайланмасы бүләк итә.

Геворг үзе хатыны Татьяна һәм биш баласы белән Екатеринбургның Ленин районында урнашкан, бер катлы, ике фатирлы агач йортта яши. Элек бу йорт Татьянаның бабасы эшләгән предприятиенеке булган, әмма соңыннан муниципаль милек фондына күчкән.

"Без уйламыйча да яшәдек, 20 квадратта 10 кеше пропискада идек. Йортта фундамент, түшәм җимерелә башлады, янгын да чыкты, аннан соң ремонт ясадык. Аннары йорт администрациягә кирәк булып чыкты. Документлар белән килеп, йортны бушатырга куштылар. Без, әлбәттә, баш тарттык. Алар судка бирделәр һәм суд безне чыгарырга дигән карар кабул итте. Без өлкә судына да биреп карадык, әмма ул да администрация яклы булып чыкты", - дип сөйләгән РИА Новостига Геворг.

Екатеринбургның Ленин районы администрациясендә РИА Новостига бу йорт турында аңлатма биргәннәр. Ул Татьянаның бабасына "Свердлесмаш" предприятиесеннән бирелгән булган, бабай исә фатирына гаиләсен теркәгән. 2016 елда суд Татьяна һәм балалары торак йорттан файдалану хокукына ия дип таный, әмма бу йортта яшәү өчен социаль найм килешүе төзи алмыйлар, чөнки "бу йортта яшәргә законлы нигезләре юк", дигән карар чыгара. 

2018 елда Екатеринбург администрациясе гаиләне яшәгән йортларыннан чыгару турында иск яза, суд исә Аветисяннар йортка керү өчен документлар бирмәгән, дигән карар кабул итә. Өлкә суды да карарны үзгәрешсез калдыра. 

Геворг сүзләренчә, ул гаиләсен мохтаҗ дип табуны сорап язган булган, әмма администрация аның гозерен кире каккан. "Гаилә бу йортта яшәргә хокуклы түгел, чөнки ул дәүләт милке. Без аз керемле гаилә буларак ярдәм сорадык, әмма ярдәм бирелмәде. Без яңа йорт тапканчы безне чыгармауларын сорадык, әмма бу гозерне дә канәгатьләндермәделәр", - дип сөйләгән Геворг.

Администрациядә гаиләгә социаль программалар ярдәмендә торак хәлен яхшыртырга киңәш иткәннәр. Әмма Аветисян моның мөмкин булмавын әйткән, чөнки алар Россия ватандашлары түгел икән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100