Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яңа әти һәм әнигә бирегез": 4 яшьлек баланы анасы кафеда ташлап киткән

"Яңа әти һәм әнигә бирегез": 4 яшьлек баланы анасы кафеда ташлап киткән

news_top_970_100
"Яңа әти һәм әнигә бирегез": 4 яшьлек баланы анасы кафеда ташлап киткән
Краснодар өлкәсендә бер хатын 4 яшьлек баласын пиццериядә ташлап калдырып киткән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

12 августта 35 яшьлек хатын кыз баласын Белореченск шәһәрендәге кафега алып килә. Ул сабыйны балалар уйный торган бүлмәгә кертә, балалар киемнәре һәм азык-төлек салынган пакетны өстәлгә куеп калдыра һәм үзе китеп бара. Хатын официантка "Барып киләсе җирем бар", дип әйтә. Ләкин кире әйләнеп килми.

Баланың кофта кесәсендә хат табыла. "Минем исеме Жанна.  "Малютка" һәм башка балалар бакчасына бирмәгез. Мине яңа әти һәм әни янына алыгыз", диелгән бу хатта.


Күке-ананы полиция хезмәткәрләре тапкан. Ул Адыгея республикасыннан килгән. Үзенең бу гамәлен "тормышы катлаулы" булуы белән аңлаткан. Хәзер бу вакыйганы тикшерү эшләре бара, диелгән бу хәбәрдә.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, баласын ташлаган хатын Чад Республикасы гражданины белән рәсми никахта тора. Бу ирдән аның ике баласы бар. Шушы ирдән туган кызын ул кафеда ташлап калдыра. Хатын чит ил кешесе булган ире ярдәм итмәвен әйтә. 

Гаилә бернинди хисапта да тормый, моңа кадәр бу хатын җинаять җаваплылыгына тартылмаган. Хәзер сабый Белореченск үзәк район хастаханәсендә. Аның тормышына куркыныч янамый.

Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе әлеге вакыйга турында комментарий биргән.

"Кафе хезмәткәре 12 августта Белореченский районының хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итте. Ул бинадагы уен бүлмәсендә инде озак вакыт дәвамында берүзе генә нәни кыз булуын әйтте. Аның туганнары биредә булмаган. Полиция хезмәткәрләре кызның өстендәге кофта кесәсендә хат тапты. Анда кызның исеме, яше язылган. Хатта балага яңа әти-әни табуны сорап язылган", - дип сөйләгән Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Анна Пушкина. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100