Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Йөзен күргәч, шок була": 35 яшьлек хатынның борынындагы нәни генә яра яман шеш булып чыккан

"Йөзен күргәч, шок була": 35 яшьлек хатынның борынындагы нәни генә яра яман шеш булып чыккан

news_top_970_100
"Йөзен күргәч, шок була": 35 яшьлек хатынның борынындагы нәни генә яра яман шеш булып чыккан
Франциянең Тулуза шәһәрендә яшәүче бер хатынның борынында тырналган кебек яра була. Хатын аңа артык игътибар итми. Ләкин бу тырналган урын яман шеш булып чыга. Шулай итеп хатын борынсыз кала. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.

35 яшьлек Лори Сегай (Laure Seguy) 2018 ел башында борынында бераз гына тырналган урын күреп ала. Башта ул моңа игътибар итми. Ләкин яра айлар буена төзәлмәгәч, шуннан соң кан саркып тора башлагач кына куркуга кала.

Октябрь аенда ул терапевтка бара. Табиб исә хатында инфекция дип диагноз куя, дарулар бирә. Ләкин бу ярдәм итми. Шуннан соң Сегай дерматологка языла, ләкин бик озак табибка эләгә алмый.

Дерматологта булганнан соң, ул анализлар тапшыра. Шулай итеп Сегайда базалиома — тән тиресе яман шеше булуы ачыклана.

Табиблар бу шешне алып ату өчен операциягә ясарга кирәк дип таба. Сегай исә бу вакытта Парижда йога инструкторына йөри, шуңа күрә операцияне кичектереп тора.

Соңрак хирурглар өч тапкыр операция ясый. Алар хатынның борынының бер өлешен кисеп алалар, формасын үзгәртәләр, тиресен күчереп утырталар. Операциядән соң йөзен күргәч, Сегайда шок була.

"Таныш булмаган кешеләр минем янга килеп, авариягә эләктеңме әллә, дип сорыйлар. Минем битем бик бозылган иде. Мин рингта кыйнап ташланган боксчы кебек кыяфәттә идем", - дип сөйли бу хатын.

Моңа кадәр Сегай кояштан саклану өчен кремнар сөртмәгән, аны тәне табигый кара-кучкыл булган. Ләкин әлеге вакыйгалардан соң ул тән тиресенә карата игътибарлырак булырга кирәклеген аңлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100