Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй янында коры үлән ягу аркасында, кунакка килгән ике хатын һәм бер бала янып үлгән

Өй янында коры үлән ягу аркасында, кунакка килгән ике хатын һәм бер бала янып үлгән

news_top_970_100
Өй янында коры үлән ягу аркасында, кунакка килгән ике хатын һәм бер бала янып үлгән
6 майда Чиләбе өлкәсендәге Еткульский районының Кузнецово авылында коточкыч янгын булган. Хокук саклау органнары мәгълүматы буенча, шәхси йорт янында коры үлән якканнар, шуннан соң ут өйгә күчкән. Бу турыда Чиләбе басмасы хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Коркино тикшерү бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Тодоров янгын сәбәбен коры үлән яндыру дип әйткән.

"Йорт хуҗасы һәм аның туганы өй тирәсен җыештырган. Алар коры үләнне яндырганнар. Шуннан соң утны калдырып, китеп барганнар. Коры үләннән чыккан ут йортка күчкән. Бу вакытта өйдә ике хатын-кыз һәм бер бала да булган. Ир-атларның берсе йорт яна башлаганын күреп алган, сүндерергә маташкан. Ләкин ут бик тиз таралган", - дип сөйләгән Тодоров.

Коткаручылар килгәндә, йортны янгын тулысынча чолгап алган була инде. Өйдән хуҗа ир-ат кына чыгып котыла алган. Ул эчтә туганнары калуын әйткән. Бу турыда Чиләбе өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткән.

Туганнар Еманжелинск шәһәреннән бирегә кунакка килгән булган. Янгын чыкканда алар өйдә калган. Коткаручылар йорт хәрабәләрен актарганда ике яшьлек малай мәетен, аннары 51 һәм 36 яшьлек ике хатын-кыз мәете дә табыла. 

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100