Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөртүчесез китеп барган фура берничә җиңел машинаны изгән - видео

Машина йөртүче прицебына ябышып, фураны туктатмакчы булган.

news_top_970_100
Йөртүчесез китеп барган фура берничә җиңел машинаны изгән - видео

Түбән Новгород өлкәсенең Арзамас шәһәрендә прицеплы йөк машинасы үзлегеннән хәрәкәт итә башлаган. Зур фура берничә җиңел машинаны изгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Вакыйга 19 февральдә була. Машина йөртүче юл кырыена туктап, фураны төзәтеп маташа. Ул машинаны терәткечләр белән беркетеп куймаган булган. Бер мизгелдә машина тауга түбән төшеп китә.

Машина хуҗасы фураны туктатып маташа, прицепка ябыша. Зур машина исә тизләнеш алып, узып баручы җәяүлеләрне куркытып, хәрәкәт итә. Шуннан соң фура шәхси йорт коймасына бәрелә, койманы җимерә һәм кысылып кала, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шаһитлар сүзләренчә, авариядә бер кеше дә имгәнмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100