Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Йөртүче радио тавышын кысмакчы булган": Италиядә юл кырыена төшеп капланган автобуста Россия кешеләре имгәнгән, бер хатын һәлак

"Йөртүче радио тавышын кысмакчы булган": Италиядә юл кырыена төшеп капланган автобуста Россия кешеләре имгәнгән, бер хатын һәлак

news_top_970_100
"Йөртүче радио тавышын кысмакчы булган": Италиядә юл кырыена төшеп капланган автобуста Россия кешеләре имгәнгән, бер хатын һәлак
Италиянең Тоскана провинциясендә Россиядән килгән туристлар утырган автобус юл һәлакәтенә очраган. Хәзер бу автобусны йөртүче ир-атны кулга алганнар. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Юл һәлакәте 22 майда Сиена-Флоренция юлында Монтериджони һәм Бадессе шәһәрләре тирәсендә иртәнге 9.30 сәгатьтә була. Туристлар утырган ике катлы автобус Сиена шәһәренә экскурсиягә бара. Анда төрле кунакханәләрдән җыелган кешеләр була. 55 кешедән торган төркем Монтекатини-Терме курорт шәһәреннән килә. Алар арасында Россия, Белоруссия, Армения һәм башка ил кешеләре бара. Автобус зур тизлектә барган килеш трассадан кюветка төшеп китә һәм уң ягына ава. 

Бу хәлне урман кисүчеләр күреп ала. Автобус аугач, сул якта утырган кешеләр тәрәзәдән чыга. Һәлак булган хатын мәетен автобус астыннан табалар. Ул алдагы урында утырган. Бу хатын Россиядән килгән, ул Италиядә гид булып эшли, төркемне Сиенага алып бара иде, диелә бу хәбәрдә. 


Авариядә 37 кеше имгәнә, шуларның унтугызы Россия гражданы. Хәзерге вакытта Сиена хастаханәләрендә Россиядән килгән биш кеше дәвалана. Аларның хәле уртача һәм авыр дип бәяләнә. Бу кешеләргә илчеләр ярдәм итә. 

"Имгәнүчеләр Римнан 200 км ераклыктагы Сиена шәһәренең ике хастаханәсендә ята. Бирегә илчелек хезмәткәрләре килде", - дип сөйләгән Италиядә Россия пресс-атташесы Александр Серебряков.  

Фаҗиганең ничек килеп чыкканын РИА Новости агентлыгы Сиена шәһәре прокуратурасы хәбәренә сылтама белән хәбәр итте. Автобус белән идарә иткән 35 яшьлек ир-атны кешеләр һәлак булган авария китереп чыгаруда гаеплиләр. Аның канында алкоголь табылмаган, тест тискәре нәтиҗә күрсәткән. Тикшерүнең төп версиясе буенча, автобус йөртүче игътибарын читкә юнәлтә. Ул радио тавышын кысмакчы була. Бу вакытта Тосканада яңгырлар ява. Юллар юеш, пычрак була.

Руль артында тәҗрибәсез шофер - пассажир транспортын прокатка биреп тору буенча шәхси компания хуҗасы үзе була. Бу кеше үзенең хезмәткәрен алмаштырып торыр өчен рульгә утырган. Бу турыда "Россия 24" каналы хәбәр итте.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, фаҗига турында Тоскана өлкәсе юл полициясе хезмәткәре Паоло Мария Помпонию аңлатма биргән. "Ситуация пассажирлар өчен тагын да куркынычрак булырга мөмкин иде. Үсемлекләр булу автобус төшүне йомшарткан", - дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100