Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Вәхшилек гөнаһ түгел": Бер хатын сабый балаларына көненә 40 сөлек салган, клизма куйган, ач тоткан, вәхшиләрчә кыйнаган

"Вәхшилек гөнаһ түгел": Бер хатын сабый балаларына көненә 40 сөлек салган, клизма куйган, ач тоткан, вәхшиләрчә кыйнаган

news_top_970_100
"Вәхшилек гөнаһ түгел": Бер хатын сабый балаларына көненә 40 сөлек салган, клизма куйган, ач тоткан, вәхшиләрчә кыйнаган
Башкортстанда балаларын вәхшиләрчә газаплап яшәгән ананы рәшәткә артында калдырдылар. Бу хатын вәхшилек гөнаһ саналмаган бер сектага кушылган. Шуннан соң ул үзенең балаларын вак кына шуклык өчен дә кыйнаган, ач тоткан, бозлы су белән коендырган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Сабыйлар беркемгә дә зарлана алмаган, алар аналарыннан бик курыккан. Вәхши хатынны сак астына алгач кына алар җиңел сулап куйган. "Карап торышка матур гына бу хатын үзенең балигъ булмаган балаларын газаплагандыр дип тә уйлап булмый. Сак астында килеш тә, ул сер бирми", диелгән бу хәбәрдә.

Элина исемле бу хатын сорауларны ишетмәмешкә салыша. Ул ике атна дәвамында федераль эзләүдә дә торган. Аны ире Сергей - балаларның атасы гаризасы буенча эзләткәннәр. Ире Элинаны сектага кушылуда, балаларны газаплауда гаепли. 

"Бер иҗекне генә дөрес укымасам да, ул мине чәчемнән йолкып стенага бәрә иде", - дип сөйли Элинаның улы.  

Элина яшүсмер кызын да кыйнап торган. Үзенең әнисе кыйнаган бала чак кына хастаханәгә эләкми калган. "Ул минем кулларымны тотты да, бармакларымны артка таба каерды. Ике учымны да берьюлы авырттырды. Миңа рентген ясадылар, шуннан соң гипс куярга куштылар", - дип сөйли бу хатынның олы кызы. Анасы исә гипс куйдырмаган, кызын сөлек белән дәвалый башлаган. 

"Бу хатын балаларга көненә 40 сөлек салган, ач тоткан, клизмалар куйган, бозлы су салынган ваннада яткырган.  Ул үзенең балаларын да, тәрбиягә алган балаларын да газаплап яшәгән", диелгән әлеге хәбәрдә.

"Балалар әниләренең кыйнаганын, сектага алып барганын, аның белән яшәргә теләмәүләрен сөйләде", - ди сабыйларның атасы.

Сергей сүзләренчә, аның хатыны Элина сектада тора, акчалата кертемнәр кертә. Хатын үзе сектага катнашы булуын танымый. Аның адвокаты балаларны кыйнау турында сүзләрне ире Сергей үч итеп уйлап чыгарган дип саный. "Бер факт та китерелмәде", - ди адвокат.

"Мин дә, балалар да үч алырга теләмибез. Без аның сәламәтләнүен телибез, сектаны ташласын, үз акылына килсен, балаларны кочакласын", - ди Сергей.

Алдагы ай ярым вакытны Элина Тикшерү изоляторында уздырачак. Аны 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Аның ире Сергей исә балаларының анасыз калуына бер дә сөенми. Ләкин бу чаралар хатынын сектадан коткару өчен кирәк, ди ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100