Утын яра алмаган өчен җиде яшьлек баланы кыйнап үтергәннәр
Үги атаның баласын кыйнаганын үз анасы да белгән.
Волгоград өлкәсенең Рябовский авылында җиде яшьлек бала мәете табылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсенә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итте.
Баланы көч кулланып үтерүләре ачыкланган. Бу җинаятьтә малайның үги әтисен шикләнәләр.
35 яшьлек кеше баланың анасы белән бергә яши. Ул моңа кадәр дә малайны берничә тапкыр җәзалаган. Соңгы тапкыр ул сабыйны 25 декабрьдә кыйный. Малай әтисе кушкан эшне эшләми. Ул утын яра алмый. Шуңа җәза итеп үги ата малайны кыйнап ташлый.
Бала нык имгәнгән һәм үлгән. Фаҗигадән соң 35 яшьлек
Тикшерүчеләр фикеренчә, мәрхүм баланың анасы олы улын ире кыйнап торганын белгән. Ләкин бу турыда беркемгә дә әйтмәгән. Бу гаиләдә тагын ике нәни бала тәрбияләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.