Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамда йөргәндә, 5 яшьлек балага дус кызлары ут төрткән

Урамда йөргәндә, 5 яшьлек балага дус кызлары ут төрткән

news_top_970_100
Урамда йөргәндә, 5 яшьлек балага дус кызлары ут төрткән
7 августта Новокузнецк шәһәрендә урамда уйнап йөргәндә 9 яшьлек кыз зажигалка белән шаярта. Шул чакта ул 5 яшьлек кызның күлмәгенә ут төртә. Күлмәге янган вакытта, баланың тәне пешә, ул хәзер авыр хәлдә реанимациядә ята. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

Тикшерүчеләр версиясе буенча, имгәнгән кыз ике дусты белән бергә өй тирәсендә урамда уйнап йөри. 5 һәм 11 яшьлек ике кыз кулларына тотынышып, әйләнә башлый. Алар янында торган 9 яшьлек кыз зажигалка яндыра. Шул чакта нәни кызның күлмәгенә ут каба. Кызлар куркып кала һәм качып кайтып китәләр. Күлмәге яна башлаган кызчык исә үзенең өенең капка төбенә барып җитәрлек көч таба. Елап басып торган баланы абыйсы тәрәзәдән күреп ала һәм әтисенә әйтә. 

Имгәнгән кызны әтисе күтәреп, өйгә алып керә һәм ашыгыч ярдәм чакыра. Урынга килгән табиблар баланы хастанәгә алып китә. 5 яшьлек кызга термик пешү диагнозы куялар.

"Бала реанимациядә ята. Аның хәле бик авыр, табиблар баланың гомерен саклап калу өчен тырыша", - дип сөйләгәннәр Новокузнецк шәһәренең 1 нче номерлы хастаханәсендә.

Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре вакыйганың сәбәпләрен ачыклый. 

Өлкәдәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, 5 яшьлек кызга утны махсус төрткәннәр. Ут төртүчеләр - апалы-сеңелле туганнар. Имгәнгән кызның тәненең 70-75 проценты пешкән, диелә бу хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100