Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Унбиш яшьлек кыз коточкыч янгыннан биш баланы коткарган

Ун катлы йортта күпбалалы гаилә яши торган фатирда янгын чыга. Өйдә олылар булмый.

news_top_970_100
Унбиш яшьлек кыз коточкыч янгыннан биш баланы коткарган

Петропавловск-Камчатский шәһәрендә бер фатирда янгын чыккан. Мәктәптә укучы кыз бала әлеге вакыйга вакытында биш сабыйны коткарган. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Фаҗига 15 октябрьдә иртәнге якта Савченко урамындагы ун катлы йортта була. Кристина Парышева янына тугыз яшьлек күрше кызы керә. Бу бала фатирларында янгын башлануын әйтә. Биредә күпбалалы гаилә яши торган була.

15 яшьлек Кристина күрше фатирга керә. Өй төтенгә күмелгән була. Бүлмәләрнең берсендә исә ялкынланып ут яна. Кристина 2 һәм 5 яшьлек балаларны күреп ала. Ул сабыйларны кулларыннан җитәкләп, үз өенә алып чыга.

Кристина күрше балаларына һәм үзенең ике энесенә җылы киемнәр кидерә, битләренә дымлы чүпрәк куя. «Шуннан соң без песиләрне алдык һәм баскычка чыктык. Анда төтен тулган иде. Бәхеткә, коткаручылар тиз килде», — дип сөйли Кристина.

Коткаручылар янгынны сүндерә. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк. Камчатка өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр  министрлыгы герой кызны бүләкләргә җыена.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, бу вакыйгада Карина - балигъ булмаган иң олы бала. Ярдәм сорап килгән күрше кызына һәм Каринаның бер энесенә тугыз яшь, калган сабыйларга икедән бишь яшькә кадәр диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100