Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Унбиш минутка гына машинада калдырганнар»: Әти-әнисе җиләк җыйганда өч яшьлек бала сазлыклы урманда югалган

«Унбиш минутка гына машинада калдырганнар»: Әти-әнисе җиләк җыйганда өч яшьлек бала сазлыклы урманда югалган

news_top_970_100
«Унбиш минутка гына машинада калдырганнар»: Әти-әнисе җиләк җыйганда өч яшьлек бала сазлыклы урманда югалган
Омск өлкәсенең Большереченский районында урманда югалган өч яшьлек баланы 400ләп кеше эзли. Волонтерлар, биредә яшәүчеләр, Росгвардия вертолеты урманның һәр метрын тикшерә. Бу турыда РИА Новости агентлыгы өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Бала 13 августта көндез югалган. Аны әтисе белән әнисе машинада утыртып калдырган, үзләре җиләк җыярга киткән. Җиләк җыеп, кире әйләнеп килгән ир белән хатын машина салонында бала булмавын күреп алган.

"Өч яшьлек баланы төнлә дә эзләделәр. Урман шартлы квадратларга бүленде. Большереченский районы полиция хезмәткәрләре чылбырга тезелеп караңгыда да урманны тикшереп йөрде. Алар территориянең һәр метрын карап чыкты. Малайны биредә яшәүчеләр дә, өлкәнең төрле районнарыннан килгән кешеләр дә эзләшә. Барлыгы 400ләп кеше катнаша", - дип сөйләгәннәр министрлыкта.

"КП-Омск" хәбәр иткәнчә, Коля Бархатов исемле 3 яшьлек малайны әниләре үзләре белән урманга алып кермәгән. "Әти-әнисе баланы үзен генә автомобиль салонында калдыра. Алар 15 минуттан кире әйләнеп килә, баланы югалталар. Аннары өч сәгать дәвамында сабыйны әтисе белән әнисе үзләре эзли. Шуннан соң тапмагач, полициягә мөрәҗәгать итәләр", - дип сөйләгән тикшерүчеләр "КП" сайтына.

Бу районда урманнар бик куе, аларны узып чыгу кыен. Биредә кыргый җәнлекләр дә шактый күп. Омск өлкәсендә төнлә белән температура +11 градуска кадәр төшә. Бу урманнарда сазлыклар да күп. Бала шушы урманда төн кунды инде. Барысы да баланы исән килеш табарга өметләнә, диелә бу хәбәрдә. 

Сабый югалганнан соң, җинаять эше ачылган.   Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Омск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте өч яшьлек Коляның фотосын күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100