Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучыларны 20 градус суыкта карны капчыклап җыярга мәҗбүр иткәннәр?

Укытучыларны 20 градус суыкта карны капчыклап җыярга мәҗбүр иткәннәр?

news_top_970_100
Укытучыларны 20 градус суыкта карны капчыклап җыярга мәҗбүр иткәннәр?
20 градуслы суыкта Саратов укытучыларын өмәгә чыгарып, карны капчыкларга тутырырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хәлне тасвирлаган фото хәзер социаль челтәрләрдә тарала, аның дөреслеген хакимият органнары тикшерә, дип яза Лента.ру.

Фотода бер төркем хатын-кызның капчыкларга кар тутыруы сурәтләнгән. "Укытучылар өмәдә. 21нче гасырда 20 градус суыкта капчыкларга көрәк белән кар тутыралар", - дип язганнар Твиттерда. 

ТАСС мәгълүмат агентлыгы бу хәлгә ачыклык кертүләрен сорап җирле хакимият вәкилләренә мөрәҗәгать иткән. "Саратовта бик күп кар яуды, аның нәтиҗәләре белән көрәшү өчен ишегалды җыештыручылары гына җитми иде, шуңа 95нче мәктәп коллективы кар җыярга үзе чыккан. Алар бер сәгать чамасы эшләгәннәр", - дип аңлатканнар ТАССка хакимият органында. 

Бу хәл 25 һәм 26 гыйнвар көнне булган, ягъни эш көннәрендә. Һава торышы аркасында ул көннәрдә дәресләр уздырылмаган, әмма укытучылар өчен ул барыбер эш көннәре санала, дип яза ТАСС.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100