Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучы алтынчы сыйныфта укучы бала белән мәктәптә җенси мөнәсәбәткә кергән

13 яшьлек кыз физкультура укытучысы белән очрашып йөргәнен дустына сөйләгән. Бу хәлләрне әнисе белеп алгач, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
Укытучы алтынчы сыйныфта укучы бала белән мәктәптә җенси мөнәсәбәткә кергән
Башкортстанның Күмертау шәһәре суды 42 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Бу кеше мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән. Аны "16 яшькә җитмәгән зат белән җенси гамәлләр һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу" һәм "азгын гамәлләр кылу"маддәләре буенча гаеплиләр. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, әлеге ир-ат 2014 елда социаль челтәрләрдә алтынчы сыйныф укучысы белән аралаша башлаган. Аннары ул 13 яшьлек кыз бала белән очрашып йөргән. Очрашкач, балага карата көч кулланмыйча, азгын гамәлләр кылган. Ике елдан соң укытучы мәктәп укучысы белән интим мөнәсәбәткә кергән.

Физкультура укытучысының законсыз гамәлләре турында хокук саклау органнарына баланың анасы хәбәр иткән. Әни кеше баласының дус кызы белән язышкан хатларын укыган. Шуннан соң ул кызының укытучы белән мөнәсәбәтләре турында белеп алган.

Хөкем ителүче гаебен танымаган. Суд аны 5 ел 6 айга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә җибәрергә дип карар чыгарган, дип әйткәннәр күзәтчелек ведомствосында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100