Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфадагы йорт подъездында канга баткан хатын һәм сабый мәете табылган

Уфадагы йорт подъездында канга баткан хатын һәм сабый мәете табылган

news_top_970_100
Уфадагы йорт подъездында канга баткан хатын һәм сабый мәете табылган

Уфада күп катлы йорт подъездында кан баткан хатын-кыз табылган. Аның янында сабый бала мәете булган. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Вакыйга 25 мартта Җиңү урамындагы бер йортта була. Беренчел мәгълүмат буенча, хатынның бала табар вакыты якынлашкан. Тик подъездга кергәндә, аның баласы төшә. 

«Черниковка микрорайонында бер хатын подъездда бала тапкан. „Вести“ тапшыруына шаһитлар сөйләгәнчә, подъездда яшәүчеләрне каты кычкырган тавыш куркуга салган. Күршеләрнең берсе канга баткан хатынны күреп, ярдәм сорап кычкырган. Хатын тезләренә чүгәләп утырган, аның янында кан күлләвеге булган», диелгән бу хәбәрдә.

Шаһитлар хатын янына ашыгыч ярдәм чакыралар. Шок халәтендәге хатын урыныннан торып китеп бармакчы була.

«Вакыйгадан соң, бу хатын китмәкче иде. Без ашыгыч ярдәмгә шалтыраттык, полиция һәм коткаручылар чакырттык. Бала үлгән», — дип сөйләгән шаһитларның берсе.

Хәзер бу эшне тикшерүчеләр өйрәнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100