Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада урамга уйнарга чыгып киткәннән соң югалган ике бала һәм әти кешене эзлиләр

Уфада урамга уйнарга чыгып киткәннән соң югалган ике бала һәм әти кешене эзлиләр

news_top_970_100
Уфада урамга уйнарга чыгып киткәннән соң югалган ике бала һәм әти кешене эзлиләр
https://pixabay.com

Кичә Башкортстанның Уфа шәһәрендә 34 яшьлек хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең ире һәм ике улы югалуын сөйли. Бу турыда "Башинформ"агентлыгы хәбәр итте.  

Биш яшьлек Вячеслав, аның сигез яшьлек абыйсы Илья әтиләре - 37 яшьлек Артем Мазов белән урамга уйнарга чыгып китәләр. Алар әле дә өйгә әйләнеп кайтмаган.

Хәзер ике баласы һәм әтисен полиция һәм волонтерлар эзли. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомство югалган балаларның һәм ир-атның фотосын да сайтта урнаштырды.

Әти кешегә карап торышка 35 яшь, буе 186 см, чандыр гәүдәле, күзләре соры төстә. Кара куртка, зәңгәр джинс чалбар, соры ботинка кигән.

Ильяның буе 138 см, ябык, чәче ачык сары төстә, күзләре коңгырт, ирен өстендә уң якта миңе бар. Зәңгәр шапка, яшел куртка, соры джинс чалбар, караңгы-зәңгәр кроссовки кигән.

Вячеславның буе 116 см, тулы гәүдәле, чәчләре сары, күзәләре коңгырт. Зәңгәр шапка, караңгы-зәңгәр куртка, кара джинс чалбар, соры ботинка кигән.

Бу кешеләр турында белешмәсе булган һәркемгә 279-39-02, 237-19-60 яки 02, 8 (347) 279-48-70, 238-02-22 номерларына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100