news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада көчләнгән сорау алучы кыз җинаять урынына дусты белән килгән булган

Үзен көчләүләре хакында полициягә хәбәр иткән Уфа сорау алучысы вакыйга булган төнне җитәкчесе кабинетына ялгызы гына килмәве ачыкланган. Бу хакта РИА "Новости"га Башкортстан хокук саклау органнарындагы чыганаклары җиткергән, дип яза "Газета.ру". 

news_top
Уфада көчләнгән сорау алучы кыз җинаять урынына дусты белән килгән булган
"Бу мәсьәләдә барысын да ачыкларга кирәк, ә җәмәгать суды оештырырга түгел. Берәү дә туташны җитәкчесе кабинетына көч кулланып китермәгән. Сишәмбегә каршы төнне зыян күрүче башлыклар компаниясенә ялгызы гына түгел, иптәш кызы белән килгән. Аларны ана шикләнүчеләрнең берсе чакырган", - дип сөйләгән чыганак.

Чыганак билгеләп үткәнчә, зыян күрүче туташ тикшерү эшләрендә катнаша һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ түгел.

Мәгълүмат чаралары алдан хәбәр иткәнчә, 30 октябрьгә каршы төндә Уфада өч полиция хезмәткәрләре сорау алучы хатын-кызны көчләгән. Ул Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының югары дәрәҗәле хезмәткәре кызы булуы хакында да мәгълүм.

Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итүенчә, Башкортстанга үзәк аппарат вәкилләре юлланылган. Алар вакыйганың асылына төшенәчәк. Ирина Волк билгеләп үткәнчә,төбәк һәм район күләмендә эчке эшләр министрлыгының территориаль органнар җитәкчеләренә дә хокукый бәя биреләчәк. Гаеплеләр җәзага тартылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар