Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада ике баласы белән югалган ирнең әтисе: "Ул якты дөньяда юк инде"

Уфада ике баласы белән югалган ирнең әтисе: "Ул якты дөньяда юк инде"

news_top_970_100
Уфада ике баласы белән югалган ирнең әтисе: "Ул якты дөньяда юк инде"
https://pixabay.com/

Уфада яшәүче хатын 5 һәм 8 яшьлек ике баласы белән 37 яшьлек ире Артем Мазов югалу турында 26 октябрьдә полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер аларны полиция һәм волонтерлар эзли. Артемның әтисе "Вся Уфа" телеканалына интервью биргән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Ике баласы һәм аларның әтисен якны-тирәдән эзлиләр. Эзләүчеләр фикеренчә, әлегә аны үлде дип әйтергә иртә. Хокук саклаучылар да бу мәгълүматны расламый.

Бүген Инорс микрорайонында Артемның машинасы табылган. Ул урманда калдырылган.

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты "ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Ике баласы һәм әтисен полиция һәм волонтерлар эзли. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомство югалган балаларның һәм ир-атның фотосын да сайтта урнаштырды.

Әти кешегә карап торышка 35 яшь, буе 186 см, чандыр гәүдәле, күзләре соры төстә. Кара куртка, зәңгәр джинс чалбар, соры ботинка кигән.

Ильяның буе 138 см, ябык, чәче ачык сары төстә, күзләре коңгырт, ирен өстендә уң якта миңе бар. Зәңгәр шапка, яшел куртка, соры джинс чалбар, караңгы-зәңгәр кроссовки кигән.

Вячеславның буе 116 см, тулы гәүдәле, чәчләре сары, күзәләре коңгырт. Зәңгәр шапка, караңгы-зәңгәр куртка, кара джинс чалбар, соры ботинка кигән.

Бу кешеләр турында белешмәсе булган һәркемгә 279-39-02, 237-19-60 яки 02, 8 (347) 279-48-70, 238-02-22 номерларына шалтыратырга сорыйлар.

Соңрак "Башинформ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, ике бала һәм ир-атны эзләүгә водолазлар кушылган. "29 октябрьдә Уфа елгасында берничә водолаз хәбәрсез югалган ата белән аның балаларын эзли башлады. Алар Инорс тирәсендә елга төбен тикшереп чыкты. Ләкин эзләү нәтиҗә бирмәде", диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100