Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада югалган биш кешелек гаиләне үтергәннәр дип шикләнәләр

Уфада югалган биш кешелек гаиләне үтергәннәр дип шикләнәләр

news_top_970_100
Уфада югалган биш кешелек гаиләне үтергәннәр дип шикләнәләр
Уфа шәһәрендә биш кешедән торган гаилә югалган. Аларны үтерүдә шикләнелүче ир-ат, тикшерүчеләр килгәч, үз-үзенә кул салган. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте.

"Вести-Башкортостан" тапшыруы бу вакыйга турында үз чыганакларын сылтама белән хәбәр итте. 2018 елның декабрендә 22 яшьлек хатын һәм аның 1 яшьлек улы, бу хатынның 40 яшьлек анасы һәм аның ике улы өйдән чыгып китәләр. Алар хәзергә кадәр хәбәрсез югалган дип исәпләнгән. Берничә көн элек полициягә бер хатын мөрәҗәгать итә. Ул югалган гаиләдәге кешеләрне Уфаның Калинин районындагы бер фатирда күрүен әйтә.

Оператив тикшерүдән соң яңа мәгълүматлар билгеле була. Тикшерүчеләр "ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ача. Бу кешеләрне соңгы тапкыр булган фатирга хокук саклаучылар бара. Ишек шакыган арада, фатир хуҗасы үз-үзенә кул сала, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Хәзер полиция хезмәткәрләре корбан саналган кешеләрнең мәетләрен эзли, фаҗиганең ничек булганын ачыклау эшләре бара", - дип сөйләгән каналның үз чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100