Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туйдан соң бер ай узуга кәләш ирен чәнчеп үтергән

Екатеринбург шәһәренең Чкалов районы суды ирен үтергән 44 яшьлек Татьяна Куликованы 8 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

news_top_970_100
Туйдан соң бер ай узуга кәләш ирен чәнчеп үтергән
Ир хатыныннан ике тапкырга яшьрәк була. Тикшерү вакытында гаҗәп факт ачыклана - "Урал без наркотиков" футбол клубында уйнаган бу ир наркоман булган.

Фаҗигә 12 майда була. Наркотиклар кабул иткәннән соң, ир хатынын җәберли башлый. Егылганчы кыйный, аннары фатирда аягыннан өстерәп йөри. 

Судта Татьяна иренең ничек үлгәнен сөйли. Хатынын кыйнаганнан соң ир бераз тынычлана. Батареялар төргәген ачар өчен пычак ала һәм: "Хәзер пычаклар белән уйныйбыз", - ди. Хатын, куркып, аның кулыннан пычакны тартып ала һәм шул вакытта иренең кулын кисә. Ир, ярсып китеп, хатынга ташлана. Чәченнән өстерәп суыткычка тери һәм шул вакытта хатын кулындагы пычакка кадалып үлә.

Судта ир очраклы рәвештә пычакка кадалып үлгән дигән фараз кире кагыла. Татьяна ирен чәнчеп үтерүдә гаепләнә. 

Татьяна эшмәкәр булып эшләгән. Тикшерү вакытында ул йөкле була. Кулга алынгач, стресстан аның баласы төшә. Колониядән ул 52 яшендә генә чыга алачак. Бу хакта "Вечерние ведомости" газетасы яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100