Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай районында газ баллоны шартлап, бакча йорты һәм мунча җимерелгән, кешеләр имгәнгән

Тукай районында газ баллоны шартлап, бакча йорты һәм мунча җимерелгән, кешеләр имгәнгән

news_top_970_100
Тукай районында газ баллоны шартлап, бакча йорты һәм мунча җимерелгән, кешеләр имгәнгән
Тукай районында газ баллоны шартлап, бер бакча йорты җимерелгән. Гадәттән тыш хәл вакытында ике кеше имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

"Кичә кич белән "Турбина" бакчачылык ширкәтендә газлы катнашма шартлау турында хәбәр килде. Ачык яну булмаган. Урынга оператив рәвештә янгын сүндерүчеләр барды", - дип аңлаттылар ведомствода.

Шартлау нәтиҗәсендә бакча йорты һәм мунча җимерелгән. 63 яшьлек ир-ат төрле травмалар алган, аяк-куллары пешкән. Аны хастаханәгә озатканнар. 60 яшьлек хатын-кыз бераз имгәнгән. Аны табиблар урында караган һәм җибәргәннәр.

Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләрен белгечләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100