Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Трассада сигез машина бәрелешү аркасында унике кеше имгәнгән (видео)

Төнге беренче яртылар тирәсендә федераль трассада куе томан төшә һәм машиналар бер-бер артлы бәрелешә.

news_top_970_100
Трассада сигез машина бәрелешү аркасында унике кеше имгәнгән (видео)

Тверь өлкәсендә М9 трассасында сигез машина бәрелешеп, унике кеше имгәнгән. Шуларның дүртесе балигъ булмаган бала булган. Бу турыда «Вести» каналы төбәк буенча Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

15 октябрьдә төнге беренче яртыларда «Балтия» федераль трассасының 359нчы километрында Дуброво авылы янында юл һәлакәте була. Фура һәм ике җиңел машина бәрелешеп, зур бөке хасил була. 25 минут узгач бу урынга урман төягән йөк машинасы килеп җитә. Бөкедә торган автомобильләр агач төялгән машинага юл бирергә җыенганда, тагын бер фура килеп чыга. Ул алда торган рейс автобусын күрми кала һәм шуңа бәрелә. Автобус исә каршында торган «ВАЗ» һәм «Мазда» машиналарын юлдан төртеп төшерә, агач төягән машина прицебына бәрелә. Шулай итеп сигез машина бер-бер артлы бәрелешә.

Ике авария вакытында унике кеше имгәнә, шуларның дүртесе балалар. Бәхеткә, балалар җитди имгәнмәгән диелгән әлеге хәбәрдә.

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле сүзләренчә, авария вакытында куе томан төшкән булган.

Тверь өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәте әлеге урыннан видео күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100