Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамбов өлкәсендә ике микроавтобус кара-каршы бәрелешкән: биш кеше үлгән, сигез кеше имгәнгән

Тамбов өлкәсендә ике микроавтобус кара-каршы бәрелешкән: биш кеше үлгән, сигез кеше имгәнгән

news_top_970_100
Тамбов өлкәсендә ике микроавтобус кара-каршы бәрелешкән: биш кеше үлгән, сигез кеше имгәнгән
Бүген иртәнге якта Тамбов-Воронеж юлында коточкыч авария булган. Ике микроавтобус бәрелешкәннән соң, биш кеше урында ук үлгән, тагын сигез кеше имгәнгән. Бу урыннан кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

Авария Р-193 трассасының 139нчы километрында иртәнге 5.45 сәгатьтә була. Мордовия районының Шульгино авылы янында Citroen Jumper микроавтобусы каршы як полосага чыга һәм каршыга килә торган Fiat Ducato микроавтобусы белән бәрелешә. 


Тамбов өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте авария урынына полиция хезмәткәрләре китүен, фаҗиганең сәбәпләре ачыклануын хәбәр итте. Авария урыныннан фотолар министрлык сайтында чыкты.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, автобусларның кисәкләре төрле якка таралып беткән.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100