Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтисенең машинасында мәктәпкә ашыккан малай юл кырыена очып төшкән мизгел видеога эләккән

Әтисенең машинасында мәктәпкә ашыккан малай юл кырыена очып төшкән мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Әтисенең машинасында мәктәпкә ашыккан малай юл кырыена очып төшкән мизгел видеога эләккән
9 апрельдә Төмән өлкәсенең Ялуторовский районында 17 яшьлек малай әтисенең "Лада" машинасына утырып мәктәптә китә. Ул Бөркет авылы янында җитди юл һәлакәте ясый. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Полиция хезмәткәрләре шушы юл һәлакәтенең видеосын күрсәтте.



Россия ЮХИДИнең төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, 17 яшьлек егет әтисенең машинасын рөхсәтсез алып чыгып китә. Ул мәктәпкә машинада гына бармакчы була. Рульгә үсмер утырган машинаны күргән шаһитлар полициягә хәбәр итә. Йөртү таныклыгы да булмаган яшүсмерне хокук саклаучылар туктамакчы була, тик ул буйсынмый. 

Яшүсмер полициядән качмакчы була һәм Төмән-Омск трассасына чыгып китә. Трассада бу "Лада"ны "Вольво" фурасы бәрдерә. Шуннан соң җиңел машина юл кырыена төшеп китә. Арттан килгән инспекторлар малайны куып җитә. Бәхетле үсмер җитди имгәнми, диелгән бу хәбәрдә.

Әлеге вакыйганы тикшерү вакытында үсмернең әтисе өйдә йоклап калганын әйтә. Ул "берни дә күрмәгән, берни дә ишетмәгән, малаеның машина йөртә белүен дә моңарчы белмәгән, бу көнне аның баласы мәктәпкә ни өчен машинада киткәнен дә белмәгән, бәлки автобуска соңга калгандыр".

Яшь автомобильченең әтисен җавапка тартырга җыеналар. Бу кеше "әти-әниләр яки балигъ булмаганнарның башка рәсми вәкилләре тарафыннан тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәү" маддәсе буенча җавап тотачак, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100