Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковров шәһәрендә биш катлы йортта фатир шартлаган: үлүче һәм имгәнүчеләр бар

Ковров шәһәрендә биш катлы йортта фатир шартлаган: үлүче һәм имгәнүчеләр бар

news_top_970_100
Ковров шәһәрендә биш катлы йортта фатир шартлаган: үлүче һәм имгәнүчеләр бар
Узган төндә Владимир өлкәсенең Ковров шәһәрендә биш катлы йорттагы бер фатир шартлаган. Шуннан соң янгын чыккан. Гадәттән тыш вакыйгада унбер кеше имгәнгән, аларның икесе реанимациядә ята. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Ковров шәһәренең ашыгыч ярдәм станциясенең баш табибы Александр Коптев зыян күрүчеләрнең сәламәтлеге турында сөйләгән. Алар арасында полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылар да бар. Бу кешеләр вакыйга урынында эшләгәндә травма алган, төрле дәрәҗәдә пешкән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.


Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Зоя Космодемьянская урамындагы 1/2 номерлы йортның өченче подъездындагы бер фатирда шартлау була. Бу фатирда өлкән яшьтәге әнисе һәм әтисе белән бер ир-ат яши. Шартлаудан соң әти кеше һәлак була, әнисе белән улы җитди имгәнә. Беренче катта яшәүче өлкән яшьтәге хатын да җитди имгәнә. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Фаҗиганең төп сәбәбе - һәлак булган ир-атның улы адекват булмаган гамәлләр кылуы, дип фаразлана. Ул әле күптән түгел генә махсуслашкан клиникадан кайткан булган. 
 

Россия Тикшерү комитетының Владимир өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Имгәнгән кешеләрнең икесе коткаручы, дүртесе полиция хезмәткәре, бишесе шушы йортта яшәүчеләр булуы ачыкланган.

Тикшерү версиясе буенча, 28 июньдә кичке унбер тирәсендә полициягә мөрәҗәгать итәләр. Бер хатын исерек улының талашуына зарлана. Бу хатынны улы өеннән куып чыгарган. Хатын фатирда калган инвалид ирен коткарырга сорый. Ул фатирда газ колонкасын сүндерә алмыйча чыкканын да әйтә. 
 
Биредәге полиция хезмәткәрләре гауганы җайламакчы була. Алар фатир ишеген ачып кергәндә шартлау була. Соңрак фатирда көнкүреш газы шартлаган булуы ачыклана. Янгын башлана. 

Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, плитәгә һәм су җылыта торган колонкага газ килә торган шланглар өзелгән булган. Шуннан газ чыгып торган һәм аш бүлмәсендә газ парлары җыелган.

Янгын каршы федераль хезмәтнең 8нче отрядының матбугат сәркатибе Наталья Никитина хәбәр иткәнчә, йортның ике подъездыннан кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Йортның беренче катында фатирлар арасындагы стена җимерелгән. Бина җимерелү куркынычы бар. 


Фаҗига урынында тикшерүчеләр, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.

РЕН ТВ каналы шартлау өйдәге талаш аркасында килеп чыккан дип хәбәр итте.  Йортта яшәүче яшь ир-ат әтисе белән талаша. Пенсионер ир-ат улын эшләмәгән өчен ачулана. Талаш сугышка җитә яза. Яшь ир-ат газ шлангын өзеп ала. Шул арада ул зажигалкасын тартып чыгара. Аңа анасы ташлана, туктатмакчы була, тик өлгерми. Яшь ир-ат зажигалканы яндыра һәм шартлау була, диелгән әлеге хәбәрдә.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100