Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирина Әхмәтованы үтерүче адәм аның белән ничек алдап танышканын сөйләгән

Ирина Әхмәтованы үтерүче адәм аның белән ничек алдап танышканын сөйләгән

news_top_970_100
Ирина Әхмәтованы үтерүче адәм аның белән ничек алдап танышканын сөйләгән
Мәскәүдән Тулага барышлый машинасына таныш булмаган ир-атны утырткан һәм җинаятьче корбаны булган 29 яшьлек Ирина Әхмәтованың үле гәүдәсе Серпухов районында урман полосасында табылган, дип яза Esquire

Аны кайда яшергәнен тикшерүчеләргә җинаятьтә шикләнелүче Виталий Чикирев үзе күрсәткән.

Ирина Әхмәтова Мәскәүдә Burger King рестораннарының берсендә директор булып эшләгән. 23 декабрь көнне ул Тулага барырга ниятли һәм BlaBlaCar юлдашлар эзләү интернет-сервисы аша үзенә юлдаш таба. Шулай итеп, Ирина үзенең Ауди машинасына таныш булмаган ир-атны утыртып алып китә.

Мәскәү янындагы Серпухов шәһәре тирәсендә Ирина телефонын алмый башлый, ә Ярославль тирәсеннән үткәндә телефоны бөтенләй сүнә.

27 декабрь көнне Әхмәтованың әтисе тикшерү органнарына кызының югалуы турында гариза яза. Тикшерү комитетының Мәскәү идарәсе "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Тикшерү комитеты Иринаның машинасына утырган 39 яшьлек ир-атны эзли башлый. Ул ир-атның элек көчләү өчен җинаять җаваплылыгына тартылганы мәгълүм.

Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүче ир кеше тоткарланган. Тикшерүчеләр аннан сорау алды. Ир үзенең гаебен таныган. Ул Иринаны таларга җыенганын әйткән. Моның өчен ул мәкерле план корган: BlaBlaCar юлдашлар эзләү интернет-сервисында берничә аккаунт ачкан һәм төрле исемнәр белән Иринаның машинасында бөтен урыннарга бронь салган. Билгеләнгән көнне Ирина урын алган юлдашларын метро станциясе яныннан алып китәргә тиеш була. Әмма сөйләшенгән урынга бер ир-ат  кына килә. Ирина аны утыртып алып китә. Ул элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган Чикирев булып чыга. 

Иринаны үтергәч, Чикирев аның гәүдәсен урман посадкасына яшерә һәм машинасын эчтән-тыштан яхшылап юа, диелә хәбәрдә. 

Чикиревка 6 елдан алып 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, диелә хәбәрдә.

  • BlaBlaCar - халыкара интернет-сервис. Ул машиналы кешеләргә юлдашлар эзләргә һәм шуның белән акча эшләргә ярдәм итә; машинасыз кешеләргә, каядыр бару өчен, буш урынлы машинага утырып бару мөмкинлеген бирә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100