Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Театр директорының улы тереләй янып үлгәнен дистәләгән кеше видеога төшереп торган

17 яшьлек егет квадроциклда бәрелеп һәлак була.

news_top_970_100
Театр директорының улы тереләй янып үлгәнен дистәләгән кеше видеога төшереп торган

Ленсовет театрының 17 яшьлек улы квадроцикллар белән мавыга, ярышларда да катнаша. Зур тизлектә барганда ул Зеленогорск шәһәрендә "Киа" белән бәрелешә. Квадроцикл юл читендәге агачка барып бәрелә һәм яна башлый. 

Һәлакәт төнлә диярлек, унберенче яртыда була. Урамда дистәләгән машина йөртүче вакыйганың шаһиты була. Алар машиналарыннан чыга... һәм янган квадроциклны видеога төшерә башлый. Бу вакытта әле егет исән була. 

Егетне ялкыннан хатын-кызлар коткара дип яза "Комсомольская правда". Алар егетнең пульсы бар икәнен ачыклый, "ашыгыч ярдәм" чакыра. "Безгә кадәр беркемнең ярдәм итмәвенә ярсыдык. Анда күпме кеше иде, бөтенесе видеога төшерә, хәтта табибларны да чакырмаганнар, янган квадроциклны да сүндермиләр, ә бит һәр машинада янгын сүндергеч бар! Безгә кадәр табибларны берәрсе чакырса, бәлки, ул исән калыр иде", -дигән ул ханым. 


"Киа" йөртүчеләргә зыян килми. Вакыйганың сәбәпләрен ЮХИДИ ачыклый, әмма алар фаразларын җиткергән инде - квадроцикл йөртүче зур тизлектә барган. 


Егет үзенең узышларын инстаграмга куя торган булган. 

Театр коллективы директорның кайгысын уртаклашкан. 


Егет ни сәбәпледер үз аккаунтында ут капкан квадроцикл һәм янган кеше сурәтләрен элеп кую белән мавыккан.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100