Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда үзеннән күпкә олырак ир-атка кунакка килгән кыз хуҗаның машинасын чәлдергән

32 яшьлек ир-ат 20 яшьлек кызны фатирына алып кайтып, спиртлы эчемлекләр эчеп утырган һәм йокыга киткән.

news_top_970_100
Татарстанда үзеннән күпкә олырак ир-атка кунакка килгән кыз хуҗаның машинасын чәлдергән

Чаллыдагы югары уку йортында укучы 20 яшьлек студент кыз 32 яшьлек ир-ат фатирына кунакка килгән. Хуҗа йокыга киткәч, аның иномаркасын урлаган. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

20 яшьлек студент кызга карата «Транспорт чарасын хокуксыз куллану» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Шимбә көнне бу кыз шәхси предприятиедә эшләүче бер ир-атның фатирына кунакка килә. Көндез бераз салып утыргач, ир йокыга китә. Студент кыз исә хуҗаның «Рено Флюенс» машинасының ачкычларын табып ала. Бу кыз подъезд төбендә торган иномарканы алып китә. Студент көпә-көндез чит кеше машинасында шәһәр буйлап җилдерә. Зур булмаган авариягә очрый. Җимерелгән машинаны кире урынына алып кайтып куя.

Машина хуҗасы берничә көн узгач кына бу вакыйга турында белеп ала. Ул машинасын урлау турында полициягә гариза яза. Полиция хезмәткәрләре студент кызны тоткарлый.

Икенче курста укучы студент кыз Чаллыга Башкортстаннан килгән һәм тулай торакта яши. Закон буенча, аңа кимендә 120 мең сум штраф яный. Шулай ук аны биш елга ирегеннән мәхрүм итүләре дә ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100