news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда вагон астында калган хатынны трамвай берничә метр сөйрәп алып барган

Балалар бакчасында эшли торган хатын урында ук һәлак булган. 

news_top
Татарстанда вагон астында калган хатынны трамвай берничә метр сөйрәп алып барган
27 сентябрьдә кичке якта Түбән Кама шәһәрендәге "20 микрорайон" тукталышында трамвай бер кешене таптаган. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте. Телеканал хәбәрчеләре ачыклаганча, һәлак булган 42 яшьлек хатын 57нче номерлы балалар бакчасында эшләгән. Аның үз баласы ятим калган. 
  
   
"20 микрорайон" тукталышында трамвай көтеп басып торган хатын фаҗига шаһиты булган. Аның сүзләренчә, бу хәл кичке бишләр тирәсендә булган. Трамвай тукталышка килгән, тик тукталмаган. Хәрәкәтен дәвам иткән трамвай юл аша чыгып бара торган хатынны таптаган. Хатын егылган, вагон астында калган. Трамвай аны тагын берничә метр сөйрәп алып барган. Имгәнгән хатын урында ук һәлак булган. 

Урынга тиз арада коткаручылар килгән. Тик алар ярдәм итәргә өлгермәгән. «Ашыгыч ярдәм» табиблары кешенең үлемен раслаган.


Фаҗигадән соң, трамвайлар йөрешен туктатып торганнар.

Әлеге трамвай белән "Горэлектротранспорт" оешмасында өч эшләгән ир-ат идарә иткән. Бу турыда телеканалга үз чыганаклары хәбәр иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар