Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кинотеатрда янгын хәбәре эшли башлап, кешеләр бикләнеп калган

Башта янгын сигнализациясе эшли башлаган. Аннан соң экран сүнгән.

news_top_970_100
Татарстанда кинотеатрда янгын хәбәре эшли башлап, кешеләр бикләнеп калган
Түбән Камада зур сәүдә үзәгендә янгын хәбәре эшли башлаган. Бу вакытта кешеләр кинотеатрда сеанс карый торган булган. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Башта янгын сигнализациясе эшли башлаган. Анна соң экран сүнгән.  "Без баскычтан төшеп, запас ишек янына бардык. Ул ябык иде", - дип сөйләгән бу вакыйганың шаһиты. 

Сәүдә үзәге генераль директоры да янгын хәбәре эшли башлаганын раслаган. "Безнең сүндергечләр ватылган. Мин иртүк белгечләр чакыртып, системаны тикшерттем. Ишекләрнең кайберләре ачылды, кайберләре - юк. Мин аларга моның начар булуын аңлаттым. Бүгенге көннән барлык ишекләр дә автомат режимда ачыла торган булачак", - дигән ул.

Шулай да, тулысынча автоматикага ышанырга ярамый. Ишекләр кул белән дә ачыла торган булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100