Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кибет басарга кергән кыз ишеккә кысылып калган

Иртән-иртүк өч кыз супермаркет басарга маташкан.

news_top_970_100
Татарстанда кибет басарга кергән кыз ишеккә кысылып калган

Түбән Камадагы бер супермаркетка төнлә карак кызлар һөҗүм иткән. Өч яшь кыз кибет басарга уйлаган. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Кибет сигнализациясе 4 сәг 32 минутта эшли башлаган. Сак хезмәте оешмасы экипажы ике минут эчендә бу урынга килеп җиткән.

«Дельта» сак оешмасы матбугат сәркатибе Сергей Ермолаев вакыйга турында НТР телеканалына сөйләгән. Урынга килеп җиткән экипаж хезмәткәрләре супермаркет ишеген каерып маташкан ике кызны күреп ала. Ир-атларны күргәч, кызлар качып китә. Өченче кыз исә шудырмалы ишеккә кысылып кала. Сак хезмәте карак кызга ишектән чыгарга ярдәм итә. Аны тоткарлыйлар.

Супермаркет янына полиция хезмәткәрләре дә килгән. Юл-патруль экипажы хезмәткәрләре белән бергәләп, алар карак кызларның барысын да тоткарлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100