Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда ир машина тәрәзәләрен йодрык белән ватып, баланы сөйрәп чыгарган

Машина эчендә хатын-кыз һәм бала бикләнеп утырган.

news_top_970_100
Татарстанда ир машина тәрәзәләрен йодрык белән ватып, баланы сөйрәп чыгарган
Чаллыда бер ир-ат йодрыклары белән машина тәрәзәсен ваткан. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.

Машина эчендә хатын-кыз һәм бала бикләнеп утырган. Бу ир-ат килеп, машина тәрәзәләрен ватып, баланы тартып алган. Бу вакыйганы узып баручылар күреп торган.

Ир берничә тапкыр сугып, машинаның алгы тәрәзәсен ваткан. Аннан соң ян тәрәзәне дә җимергән. Кыз баланы тәрәзәдән тартып чыгарган.

Соңрак бу ир-ат журналистлар белән дә аралашкан. Аның сүзләре буенча, хәзерге вакытта ул хатыны белән аерылышу эшләре белән йөри икән. Кыз аның белән яшәп торырга тиеш дип исәпләвен әйткән. 

Машина җитди җимерелгән булуга карамастан, Чаллы полициясендә машина җимерү турында гариза теркәлмәгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100