Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда өч ир-атны вәхшиләрчә кыйнап ташлаган мизгелләрне видеога төшергәннәр

Дүрт ир-ат өч кешене таяклар, кирпечләр белән, аяклары белән типкәләп кыйнаган.

news_top_970_100
Татарстанда өч ир-атны вәхшиләрчә кыйнап ташлаган мизгелләрне видеога төшергәннәр
Узган шимбәдә Түбән Камада Корабельная урамындагы 39 йорт ишегалдында җиде кеше катнашында сугыш килеп чыккан. Дүрт ир-ат өч ир-атны вәхшиләрчә кыйнап ташлаган. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Вакыйганың шаһитлары бу хәлне видеога төшереп, кадрларны социаль челтәрләргә урнаштырган. Видеода дүрт ир-атның кирпечләр, таяклар белән өч исерек ир-атны кыйнаганнары күренә. 


"Бер ир-ат аягына да баса алмый иде. "Ашыгыч ярдәм" һәм полиция килде", - дип сөйләгән шаһит булган кеше.

Соңрак НТР 24 каналы ачыклаганча, балалар мәйданчыгында ике компания аракы эчеп утырган. Шуннан алар талашып киткән, сугыша башлаганнар. Полиция хезмәткәрләре өч кешене тоткарлаган. Шуларның икесе имгәнгән ир-ат, берсе кыйнаучы булган.

Сугышта катнашкан калган ир-атларның да кем булуы ачыкланган. Ләкин беркемне дә җинаять җаваплылыгына тартмаячаклар. Чөнки имгәнүчеләр полициягә гариза яуздан баш тарткан.

Әлеге сугыш факты буенча экспертизалар ясыйлар. Шуннан соң бу кешеләрне административ җаваплылыкка тарту турында мәсьәлә каралачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100