Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан кызы бергә яшәгән егетен ваннага кереп көчләүдә гаепли

Егет фатир ишеген үз ачкычы белән ачып керә һәм хуҗа кызны кыйнап ташлый.

news_top_970_100
Татарстан кызы бергә яшәгән егетен ваннага кереп көчләүдә гаепли

Чаллы кызы элек бергә яшәгән егетен көчләүдә гаепли. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

37нче комплекста яшәүче 20 яшьлек кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул элек бергә яшәгән егетен көчләүдә гаепли. Кыз сүзләренчә, көчләү булган көнне фатирда ул үзе генә була. Көтмәгәндә генә бүлмәгә 23 яшьлек егет килеп керә. Бу егет белән кыз берникадәр вакыт бергә яшәгән булган. Егет фатир ишеген үз ачкычы белән ачып керә. Алар талаша башлый. Егет фатир хуҗасы булган кызны кыйный. Кыз ваннага качмакчы була. Егет артыннан бәреп керә һәм аны көчли.

Беркайда да эшләмәүче егетне тоткарлаганнар. Җинаять эше ачылмаган, тикшерү бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100