Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан авылларында базны төтен белән агулаганда ике кеше һәлак булган

Татарстан авылларында базны төтен белән агулаганда ике кеше һәлак булган

news_top_970_100
Татарстан авылларында базны төтен белән агулаганда ике кеше һәлак булган
Татарстанның Әлмәт районындагы Югары Мактама авылында бер ир-ат күкертле шашка төтеннән агуланып үлгән. Аның күршесен һәм кызын хастаханәгә озатканнар. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"12 сентябрьдә көндез Югары Мактама авылындагы йортның базыннан бер ир-атны алып чыгуны сорап хәбәр иттеләр. 83 яшьлек пенсионер бабай баздагы кимерүчеләрне күкертле шашка төтене белән агуламакчы булган. Ул базга төшкән һәм озак кына чыкмый торган", - дип сөйләделәр ведомствода.

Бабайны 63 яшьлек күршесе һәм кызы эзли башлаган. Алар тапканда бабай аңсыз була. Күрше белән кыз да агулана. 

Урынга килеп җиткән табиблар бабайның үлүен ачыклый. Күрше ир-атны һәм бабайның кызын Әлмәт үзәк район хастаханәсенә алып китәләр.  Коткаручылар бабайның мәетен баздан алып менә.


10 сентябрьдә Чүпрәле районының Кече Үби авылында 80 яшьлек бабай базны күкертле шашка төтене белән агулый. Кичке җиделәр тирәсендә аның үлүе турында коткаручыларга хәбәр итәләр. Бабай шашка яндырганнан соң, базга төшеп тикшереп менмәкче була. Шунда төтен исен исни һәм үлә. Бабайның мәетен туганнары баздан таба.


Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күкертле шашка төтене бик агулы булуын, үлемгә китерүен искәртә. Аны бары тик профессиональ саклану чаралары киеп кенә кулланырга ярый. Марлядан бәйләгеч, кулдан ясалган респиратор кешене агулы матдәдән саклый алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100