Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә ял иткәндә 12 яшьлек кызның кулы бассейндагы насос торбасына кереп киткән

Төркиядә ял иткәндә 12 яшьлек кызның кулы бассейндагы насос торбасына кереп киткән

news_top_970_100
Төркиядә ял иткәндә 12 яшьлек кызның кулы бассейндагы насос торбасына кереп киткән
Төркиядә ял иткән 12 яшьлек кыз бала имгәнгән. Петербургтан килгән бу кызның кулы бассейндагы су торбасына кереп киткән. Бала имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте. 

Гадәттән тыш хәл 18 августта Бодрум шәһәрендә кунакханәдә була. Кыз бала әтисе, әнисе белән бассейнда коена. Әтисе суга чума һәм баланың кулын насос торбасы суырып алганын күреп ала. Ул баласын коткарырга тырышып карый, ләкин булдыра алмый. Насосны сүндергәч тә, баланың кулын тиз генә тартып чыгар алмыйлар. Баланы судан чыгарганнар, ул шуннан соң аңына килмәгән.



"Ул һәм тагын җиде кеше торбаны ватты, баланы торба кисәге белән бергә судан тартып чыгардылар", - дип сөйли анасы Наталья.

Кыз хәзер хастаханәдә ята. Соңгы ике көн эчендә баланың йөрәге биш тапкыр туктаган булган, аны кабат эшләтеп җибәргәннәр.




"Без тавыш куптаргач, безне күреп алдылар, ситуация үзгәрде. Бала хәзер дә критик хәлдә. Без хастаханәгә килеп, аның хәлен белешеп йөрибез. Бала үзе сулыш алмый, ул комада, кан басымы бик түбән. Табиблар сүзләренчә, баланың баш миенә, бавырына, үпкәләренә зыян килгән. Аны күчереп йөртеп тә булмый", - дип сөйли Наталья.

Баланың анасы Наталья сүзләренчә, алар генконсул белән элемтәгә кергән, Санкт-Петербург администрациясе, Тикшерү комитеты вәкилләр, Тышкы эшләр министрлыгы һ.б. белән сөйләшкән. Аларга Петербургтагы иң яхшы табибларның телефоннарын биргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100