Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тәрбияләп туйдым": Казанда бер ир-ат карт әнисен үтергәнче кыйнап ташлаган

"Тәрбияләп туйдым": Казанда бер ир-ат карт әнисен үтергәнче кыйнап ташлаган

news_top_970_100
"Тәрбияләп туйдым": Казанда бер ир-ат карт әнисен үтергәнче кыйнап ташлаган
Казанда яшәүче 61 яшьлек ир-ат 82 яшьлек әнисен кыйнаган. Шуннан соң әби вафат булган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Октябрь урталарында бу ир-ат урын өстендә ята торган әнисен тәрбияләүдән туя. Әби соңгы берничә айда ятып кына тора, үзе йөри алмый. Авыру әбине улы кыйнап ташлый. Шуннан соң ул туган апасына шалтырата һәм ашыгыч ярдәм чакыра.

Имгәнгән әбине хастаханәгә китерәләр. 20 октябрьдә ул хастаханәдә җан бирә.

Мәрхүмә карчыкның улы үз гаебен өлешчә генә таный. "Аны тәрбияләүдән туйдым", дип аңлата ул үзенең вәхшилеген.

61 яшьлек ир-атка җинаять эше ачылган, гаепләү белдерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100