Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрәзәдән егылып төшкән баланы узып баручылар тотып алган - видео

Тәрәзәдән егылып төшкән баланы узып баручылар тотып алган - видео

news_top_970_100
Тәрәзәдән егылып төшкән баланы узып баручылар тотып алган - видео
7 майда Сахалин өлкәсендәге Корсаково районының Соловьевка авылында күпкатлы йортның 4 катындагы тәрәзәдән бер бала егылып төшә. Авыл кешеләре бу баланы коткарып кала. Вакыйга урыныннан кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

Кичке тугызлар тирәсендә 271нче йорт яныннан узып баручы ир-атлар бер бала кычкырганын ишетеп ала. Бала тәрәзәдән егылып төшкән һәм тәрәзә төбендәге чыгынтыга тотынып калган. Ул аяклары белән стенадагы бер чыгынтыга терәлеп, куллары белән ябышып тора. Малай кире үрмәләп керә алмый. Ул менә-менә аска төшеп китәргә тора.

Бер ир-ат фатирга йөгереп керә, тик ишек эчтән бикле була, аны беркем дә ачмый. Ир-атларның берничәсе бишенче катка менеп, тәрәзәдән төшеп ярдәм итмәкче була. Тик бу эш тә барып чыкмый.

Шуннан соң узып баручы ир-атлар тиз арада җәймә табып алып килә һәм аны аста җәеп куялар. Алар баланы юмалап, кулын ычкындырырга кушалар. Бала аргач, кулларын ычкындыра һәм аста җәелгән җәймә өстенә килеп төшә. Аны тотып алалар. Бәхеткә, бала имгәнми. 


Биредә яшәүче кешеләр сүзләренчә, баланың анасы еш кына салгалап йөри. Малай исерек анадан туеп, өйдән качасы килгән. Аның тәрәзәдән чыгып качмакчы булуы ихтимал, диелгән бу хәбәрдә.

Хәзер бу вакыйганы хокук саклау органы хезмәткәрләре тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100