"Төн буе эзләнүләр бернинди дә уңыш китермәде". Арча районында югалган Илүзәне эзлиләр
Илүзә - "Татар радиосы" алып баручысы Рамил Шәрәфиевнең сеңлесе.
"Дуслар, игътибар! Кичә кич минем племянницам Өйгә кайтмаган. Төне буе эзләнүләр бернинди дә уңыш китермәде. Арча районы, Яңа Кенәр авылында кичке 10 нар тирәсендә, беркемгә дә әйтмичә өйдән чыгып китә. Телефоны недоступен. Исеме Илүзә. Өстендә : ертыклы зәңгәр джинсы, ак футболка, кара кофточка. Күрүчеләр булса, зинһар өчен, языгыз, шалтыратыгыз.
Аллах тәгалә, сабырлык бирсен!" - дип яза апасы Айгөл.
Кызның абыйсы, "Татар радиосының" алып баручысы Рамил Шәрәфиев барлык битараф булмаган кешеләрне ярдәмгә чакыра.Кыз Саба ягында табылган икән дигән ялган мәгълүмат таратучыларга ышанмаска куша.
Бүген, 18 июльдә 9.20 минутта Рамил Шәрәфиев кызның исән-сау булуы һәм табылуы турында хәбәр итте. Әлегә төгәл мәгълүмат юк.