Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тәбрис, әйдә кайтабыз, безгә таба килә бу!" Балтач районында куркыныч давыл булган

"Тәбрис, әйдә кайтабыз, безгә таба килә бу!" Балтач районында куркыныч давыл булган

news_top_970_100
"Тәбрис, әйдә кайтабыз, безгә таба килә бу!" Балтач районында куркыныч давыл булган
Мессенджерларда Балтач районының Чепья авылы тирәсендә кичә булган давыл фотолары һәм видеолары таралды. Чепья янында төшерелгән видеода бер төркем кешеләр болытларны төшерә.

- Безгә таба килә бугай бу, малайлар. Абау-абау, үләм, әстәгъфирулла! Ничек иттереп нитә малайлар, карагыз әле! Әбәү-әбәү. Монда килә бугай бу, без карап торабыз да, килә-килә дип, килеп җитсен тагы! - дип видеога төшерүче ханым. 

- Теге ягын да ничек итеп нитә, - дип сүзгә кушыла бер ир.

- Әйе, нихәтле болытларны. Бу нәрсәне эләктерер микән. Үләм әстәгъфәрилла! Чепьяга төшеп алып менәрбез дигән идек балаларны. Тәбрис, кереп торабыз мәллә? 

- Тавышлар килә, - ди ир. 

- Борыны бетте әле моның, туглана әле. Тәбрис, әйдә, кайтыйк әле, - ди видеога төшергән ханым.


Давыл Балтач районының төньягында - Чепья тирәсендә булган. Балтачның үзендә яшенле яңгыр гына булды дип язалар. Кургем дигән авылда түбәле 3-4 кенә йорт калган дип язалар. Ураган металлочерепицадан булган түбәләрне дә җимергән, түбә калдыклары агачларга эленеп калган. Ауган агачлардан һәм җимерелгән түбә кисәкләреннән җирдәге корылмалар, машиналар ватылган. Фотолардан аңлашылганча, ут чыбыклары, газ торбалары да зыян күргән. 












Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100