Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада йорт ишегалдында машина шартлап, бер ир-ат чак кына исән калган мизгел видеога эләккән

Түбән Камада йорт ишегалдында машина шартлап, бер ир-ат чак кына исән калган мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Түбән Камада йорт ишегалдында машина шартлап, бер ир-ат чак кына исән калган мизгел видеога эләккән
19 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә күпкатлы йорт ишегалдында торган автомобиль шартлаган. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл 12.25 сәгатьтә була. Тын аллея урамындагы йорт ишегалдында җиңел машина шартлый. Коткаручылар тиз арада килеп, янгынны махсус күбек ярдәмендә сүндерәләр.

Бу мизгелне күзәтү камерасы видеога төшереп ала. Кадрлардан күренгәнчә, машина шартларга берничә мизгел алдан, ир-ат салонга кереп утыра. Ул ишекне япмый, кире чыкмакчы була. Шул чакта шартлау була. Ир-ат машиндан чыгып җиргә егыла. 



Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе "Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

Башлангыч версия буенча, җиңел машинада янгын чыккан һәм газ тутырылган баллон шартлаган. 6нче номерлы ЖЭУда машина йөртүче һәм эретеп ябыштыручы булып эшләүче 65 яшьлек ир-ат имгәнгән. Аны хастаханәгә озатканнар.

Шартлау вакытында якында туктап торган ике автомобильгә зыян килгән, бишкатлы торак йортның 2 һәм 3 нче катларындагы 10 тәрәзә ватылган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җиңел машина эчендә кислород баллоны шартлаган. «Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндез автомобильне кабызганда, салондагы ике кислород баллоны шартлаган», – диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100