Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада яшәүче ир-ат бергә яши торган хатынын пычак һәм кайнар су белән җәзалаган

Түбән Камада яшәүче ир-ат бергә яши торган хатынын пычак һәм кайнар су белән җәзалаган

news_top_970_100
Түбән Камада яшәүче ир-ат бергә яши торган хатынын пычак һәм кайнар су белән җәзалаган
Түбән Камада бергә яши торган хатынын җәзалаган ир-атка карата хөкем карары чыгарганнар. Бу турыда прокуратура мәгълүматына сылтама белән НТР каналы хәбәр итте.

2019 елның 23 февралендә бу ир-ат көнчелеге аркасында хатыны белән талаша. Талаш сугышка әверелә - ир-ат хатынга типкәли башлый. Шуннан соң ул пычак ала һәм хатынның маңгаена пычак очы белән төртә. Аңа бу гына җитми, ир-ат чәйнек алып, хатынына кайнар су сибә.

Бу ир-ат судта үз версиясен әйтә, саксызлык аркасында хатынын имгәткәнен сөйли.

Ул моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. Шушы ук хатынны кыйнаган өчен, аны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән булганнар. Хәзер суд бу кешене 1 ел 2 айга гомуми режимлы колониягә озаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100