Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада полиция хезмәткәренә пычак кадаганнар

Түбән Камада полиция хезмәткәренә пычак кадаганнар

news_top_970_100
Түбән Камада полиция хезмәткәренә пычак кадаганнар

Бүген иртәнге якта Түбән Кама шәһәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе бинасы янында гадәттән тыш хәл була. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, иртәнге унынчы ярты тирәсендә билгесез кеше полиция хезмәткәренә һөҗүм итә. Ул хокук саклаучыга пычак кадый. Яраланган полиция хезмәткәрен хастаханәгә озаталар.  НТР 24 каналы корреспонденты хәбәр иткәнчә, һөҗүм иткән ир-атны тоткарлаганда үтергәннәр.

Соңрак «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, участок полиция хезмәткәренә пычаклы җинаятьче  һөҗүм иткән. Яраланган полицейский белән бергә булган икенче полицейский һөҗүм итүче ир-атка табель коралыннан ике тапкыр аткан. Җинаятьче урында ук һәлак булган. Урынга килеп җиткән ашыгыч ярдәм табиблары яраланган полиция хезмәткәренә ярдәм итәргә тырышып караган. Кызганычка каршы, ул ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Моңа кадәр матбугат чараларында таралган «һөҗүм итүче ир-ат - сак астыннан качкан тоткын» дигән хәбәр дөреслеккә туры килми, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.

Хәзерге вакытта урында тикшерүчеләр эшли, вакыйганың сәбәпләре ачыклана.

 
Узып баручы машиа видеорегистраторы әлеге фаҗигане төшереп алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100