Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама районында бер хатын ун айлык оныгының мәетен кабердән казып алдырткан

Түбән Кама районында бер хатын ун айлык оныгының мәетен кабердән казып алдырткан

news_top_970_100
Түбән Кама районында бер хатын ун айлык оныгының мәетен кабердән казып алдырткан
Түбән Кама районында яшәүче бер хатын гаризасы буенча, Олы Афанасово авылы янындагы зиратта кабердән ун айлык бала мәетен казып алганнар. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Мәрхүмә сабый кыз каберен суд карары буенча эксгумацияләгәннәр. Вафат булган кызның туганнары Түбән Камадагы тикшерү органнарына мөрәҗәгать иткән. Баланың әбисе 2018 елның җәендә үк гариза язган булган. Ул оныгы үлемендә табибларны гаепли.  

2018 елның 28 августында НТР каналы ун айлык бала үлеме турында хәбәр иткән иде. Түбән Кама шәһәренең Ямьле урамындагы йортларның берсендәге фатирда 25 августта кичке якта анасы баласын йокларга сала. Бераздан ул аны ашатыр өчен уята башлый. Тик бу вакытта сабый аңсыз була. 

Бала үлеменнән соң, тикшерү органнары җинаять эше ачкан. Алар тикшерүләр, судмедэкспертиза уздырган. Бала йөрәге дөрес эшләмәгәнгә үлгән дип нәтиҗә ясаганнар. Табиблар тиешле реанимация чараларын башкарган дип табылган. Медицина ярдәме күрсәтүдә кагыйдә бозулар ачыкланмаган.

Шулай да тикшерү органнары мәрхүмә сабыйның туганнарының гаризасын игътибарсыз калдыра алмый. Бала мәете кабердән казып алына һәм Казанга өстәмә экспертизага җибәрелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Шунысын да искәртергә кирәк, әби кеше оныгы белән бергә яшәмәгән. Ул бала үлеме турында кешеләрдән ишетеп кенә белгән. Ләкин хокук саклау органнары әбинең сүзләре дөреслеккә килү-килмәвен ачыкларга тиеш. Тикшерү эшләре төгәлләнгәч, процессуаль карар кабул ителәчәк", - дип сөйләгән Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Түбән Кама буенча тикшерү бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Илфир Садыйков. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100