Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Свердловск өлкәсендә егет белән кыз бер йортта дүрт кешене үтергән

Свердловск өлкәсендә егет белән кыз бер йортта дүрт кешене үтергән

news_top_970_100
Свердловск өлкәсендә егет белән кыз бер йортта дүрт кешене үтергән

Свердловск өлкәсенең Зюзельский районында яшь кызны һәм егетне дүрт кешене үтерүдә гаеплиләр. 22 яшьлек егет һәм 24 яшьлек кыз тоткарланган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

«Хокук саклаучылар Полевский шәһәрендә дүрт кешене үтерүдә шикләнелүче ир-ат белән хатын-кызны тоткарлады», диелгән бу хәбәрдә.

Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, 40 яшьлек ир-атның мәете шәхси йорт чоланында табылган. Тагын өч кеше мәете — 45 яшьлек хатын, аның 29 яшьлек кызы, 29 яшьлек кияве шушы ук йортның идән астында булган.

Мәрхүмнәрнең өчесе 22 февральдә иртәнге якта, чоланда табылган ир-атның 28 февральгә каршы төндә үтерелүе ачыкланган.

Ведомство хәбәрендә әйтелгәнчә, тоткарланган егет белән кызга үтерүдә гаепләү белдерелгән. 22 яшьлек егет һәм 24 яшьлек кыз беркайда да эшләмәгән. Өлкә буенча полиция баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых ачыклаганча, тоткарланган егет белән кыз ир белән хатын булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, мәете чоланда табылган ир-атны тоткарланган егет көнчелектән үтергән. Ул хатыны — тоткарланган кыз шушы ир-ат белән очраша дип шикләнгән. Калган өч кешене күрә алмау, дошманлык хисләреннән үтергәннәр, дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100