Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Страсбургта атыш вакытында өч кеше һәлак булган

12 кеше яраланган.

news_top_970_100
Страсбургта атыш вакытында өч кеше һәлак булган

Страсбург үзәгендәге атышта өч кеше һәлак булган. Бу хакта Франциянең Эчке эшләр министры Кристоф Кастанерга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

“Монда, Страсбургта 15:50 сәгатьтән башлап ир-ат өч кешне үтерде, тагын 12 кеше яраланган”, - дигән ул.

Кастанер белдерүенчә, яраланган алты кеше авыр хәлдә.

Фаҗига Раштуа ярминкәсеннән ерак түгел җирдә булган. Бу ярминкә ел саен бөтен дөньядан меңләгән кунакны җыя.

Атучы турында нәрсә билгеле?

Хакимият җинаятьче турында мәгълүматны яшерми. Һөҗүм иткәннән соң, аның урланган таксида качып китүе генә мәгълүм.

Figaro газетасы версиясе буенча, җинаятьче автоматик коралдан аткан. Мотивлары билгеле түгел.

France Info хәбәр иткәнчә, Страсбургта туган 29 яшьлек ир полициягә мәгълүм, дәүләт иминлегенә куркыныч тудыручы затлар реестрында исәптә тора. Ир-ат Франциядә генә түгел, ФГРда да җавапка тартылган булган.

Аны кораллы һөҗүм өчен хөкем итүләре һәм төрмәгә утыртылуы турында хәбәр ителә. Җинаятьчене иртән үтерү эше буенча кулга алырга тиеш булганнар, тик ул өендә булмаган. Тентү вакытында аның фатирында гранаталар табылган.

Париж прокуратурасының террорчылыкка каршы бүлекчәсе тикшерү эше башлаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100