Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стәрлетамакта ябыктыра торган дарулар саткан хатын-кызны суд көтә

Стәрлетамакта ябыктыра торган дарулар саткан хатын-кызны суд көтә

news_top_970_100
Стәрлетамакта ябыктыра торган дарулар саткан хатын-кызны суд көтә
Стәрлетамакта 47 яшьлек хатын-кыз ябыктыра торган дарулар сату белән шөгыльләнгән. Әлеге препаратлар составында көчле тәэсир итә торган сибутрамин матдәсе булган, ул Россия Федерациясендә сатуга тыелган. Нәтиҗәдә Стәрлетамак хатынына суд яный, аны көчле тәэсир итә торган матдәләр әйләнешен тәэмин итүдә гаепләргә мөмкиннәр. Бу хакта Стәрлетамак шәһәре прокуратурасы хәбәр итә.

Тикшерү фаразы буенча, хатын-кыз әлеге даруларны Казахстаннан кайтарткан. Ул аларны сатмакчы булган. Дарулар составында көчле матдә булганын ул белгән.

Препаратларны аңа, дәүләт чиген узып, былтыр декабрь аенда китергәннәр. Хатын-кыз аларның һәрберсен 300 сумга сатып алган. Ә сату бәясен 3300 дип куйган.

Препарат сатканда, аны кулга алганнар. Хатын-кыз җинаять кылуын таныган. Җинаять эше судка җибәрелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100