Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез яшьлек бала йөзләп күсе белән бер фатирда яшәгән

Сигез яшьлек бала йөзләп күсе белән бер фатирда яшәгән

news_top_970_100
Сигез яшьлек бала йөзләп күсе белән бер фатирда яшәгән
Санкт-Петербург шәһәренең Калининский районындагы бер фатирда йөзләп күсе яшәгән. Шушы ук өйдә 8 яшьлек бала да булган. Бу турыда Санкт-Петербург шәһәрендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайтында хәбәр ителә.

Күселәр һәм чүп-чар тулган фатирда яшәүче 8 яшьлек кыз баланы 26 апрельдә хастаханәгә алып киткәннәр. Хәзер аны Социаль ярдәм үзәгенә күчергәннәр. 1 сыйныфта укучы кыз үзен яхшы хис итә, аның сәламәтлеге белән борчулары юк, диелгән бу хәбәрдә.

Моңа кадәр бу гаилә бернинди дә хисапта тормый. Тик 11 апрельдә күршеләре сасы искә зарланып, опека органнарына мөрәҗәгать итә. Алар моңа кадәр фатир хуҗасы белән сөйләшеп караган, тик үзгәреш булмаган. 

Тикшерү органнары башта бу фатирга керә алмый. Бары тик 26 апрельдә генә аларга ишек ачалар. Фатирны күргән тикшерүчеләр шок хәлендә кала. Ике бүлмәле фатир тулысынча диярлек чүп-чар белән тулы була. Биредә бала, аның әнисе һәм әбисе яши. Фатирда кешеләр белән бергә йөзләп декоратив күсе дә була.

Әни кеше баласын социаль яклау оешмасына вакытлыча урнаштырып торырга ризалык бирә. 

Хәзер өлкәннәр фатирны җыештырырга әзерләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100