Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез яшьлек бала эченнән ярты килолы чәч йомгагы алганнар

Кыз бала үзенең чәч толымын чәйнәп йөрергә гадәтләнгән булган.

news_top_970_100
Сигез яшьлек бала эченнән ярты килолы чәч йомгагы алганнар

Мәскәүдә сигез яшьлек кызның ашказаныннан ярты килограмм чамасы авырлыктагы чәч йомгагы алганнар. Бала ике ел дәвамында үзенең чәч толымын чәйнәп йөргән. Шушы чәч бөртекләре эчтә җыелып яткан. Мәскәү хирурглары сигез яшьлек кыз бала эченннән «итек» алган, дип яза «Московский комсомолец» сайты.

«МК» сайты хәбәрчесе бу вакыйга турында Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаментының матбугат хезмәтендә сораштырган. Департамент вәкиле сүзләренчә, баланың эче бик авырта башлый һәм аны хастаханәгә китерәләр. Кыз ашый алмый, аның күңеле болгана. Әти-әнисе белән аралашкач, баланың чәч толымын чәйнәү гадәте барлыгы ачыклана. Ул ике ел дәвамында шушы эш белән шөгыльләнә. Әти-әнисе исә моңа гаҗәпләнмәгән, табибларга да мөрәҗәгать итмәгән.

Табиблар баланың эчен капшап карый. Алар эчтә ниндидер каты әйбер булуын тоеп ала. Чит предмет шулкадәр зур булган, аны эндоскоп ярдәмендә генә тартып чыгара алмаганнар. Баланың эчен УЗИ аппараты ярдәмендә тикшергәч, бу әйбернең чәч бөртекләреннән торган йомгак булуы ачыклана. Чәч йомгагы баланың бөтен ашказанын һәм уникеилле эчәклеген тутырган.

Хирурглар операция ясарга кара кыла. Кызның эченнән бер йодрык зурлыгында һәм 400 грамм чамасы авырлыкта чәч йомгагы алалар. Операция уңышлы уза. Берничә көннән соң, баланы өенә кайтарып җибәрәләр.

Сперанский исемендәге хастаханәдә эшләүче балалар хирургы Шәүкәт Ганиев сүзләренчә, әлеге чәч йомгагы ашказанында озак вакыт дәвамында тору эчәклек эшчәнлеген бозарга, нәтиҗәдә баланың бик нык ябыгуына китерергә мөмкин.

Практик психолог, гуманитар психотерапевт Алексей Лысенко бу вакыйга турында аңлатма биргән. «Даими рәвештә чәч чәйнәп йөрү психик авыру аркасында булырга мөмкин. Мәсәлән, бала куркыныч уйлардан интексә, ул еш кына бер үк гамәлләр кыла башлый. Гадәттә бу гамәлләр мәгънәсез була. Шулар хисабына кеше тынычланырга тырыша. Авыруның төгәл сәбәбен ачыклау өчен, кыз һәм аның әти-әнисе белән аралашу кирәк. Баланың ни сәбәпле чәч чәйни башлавын ачыклау хәерле. Кызда психологик травма булуы ихтимал», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100