Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез айлык баланы өйдәге эт талап, баш сөяген сындырган

Сигез айлык баланы өйдәге эт талап, баш сөяген сындырган

news_top_970_100
Сигез айлык баланы өйдәге эт талап, баш сөяген сындырган
Мәскәүдәге Морозов хастаханәсе табиблары сигез айлык баланың гомерен саклап калган. Сабыйга эт һөҗүм иткән булган. Баланы авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Аның башы, бите, күкрәк читлеге имгәнгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Әти-әнисе сүзләренчә, сабыйга Аргентина догы һөҗүм иткән. Бу бик зур эт, аларны Аргентина мастифы дип тә атыйлар. Әнисе бүлмәдән чыгып киткән вакытта, эт сигез айлык баланы талаган. Шок хәлендәге сабыйны тиз арада хастаханәгә алып килгәннәр. 

Табиблар карагач, баланың күкрәгендә, чәч төпләрендә, битендә күп санда эт теше эзләре күрә. Баланың канын туктата алмыйлар. Күп итеп кан аккач, веналарына зыян килмәгәнме дип шикләнәләр.

Мәскәү хирурглары сабыйның хәлен стабильләштерә. Баш миенә, битендәге сөякләренә компьютер томографиясе ясагач, баш сөяге күп урыннан сынганы ачыклана. Хирурглар операция ясап, сабыйның башыннан сөяк кыйпылчыкларын җыеп ала. Нейрохирурглар баш мие тышчасына, кан тамырларына пластика ясый. Аннары эшкә оториноларингологлар һәм офтальмологлар кушыла. Табиблар алты сәгать дәвамында сабыйга операция ясый. Бу турыда Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балага котыру чиреннән һәм столбняктан вакцина ясыйлар. Ул хастаханәдә сигез көн дәвалана, аннары өенә кайтарып җибәрәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100