Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәхси балалар бакчасына йөрүче дүрт яшьлек сабыйны тәрбиячеләр җәберләгән?

Казанда яшәүче ике яшьлек Паша Глуховның әти-әнисе чаң суга – сабыйны шәхси балалар бакчасында колагыннан сөйрәп йөрткәннәр. Бакча җитәкчелеге гафу үтенәсе урынга, ата-ананы гаепләп калдырган. Бу хәлгә “Татар-информ” ачыклык кертергә тырышты. 

news_top_970_100
Шәхси балалар бакчасына йөрүче дүрт яшьлек сабыйны тәрбиячеләр җәберләгән?

Күптән түгел Казанның 283нче балалар бакчасында тәрбияче дүрт яшьлек баланы ачкычлар бәйләме белән кыйнаган һәм мендәр белән томалаган дигән хәбәр чыккач, зур җәнҗал купкан иде. Суд тәрбиячене бер елга мәҗбүри эшләргә хөкем итте, балалар белән эшләү хокукыннан өч елга читләштерде. Бу хәлләрне онытырга да өлгермәгән идек, ата-аналар тагын бер тәрбиячедән зарланды. 

Ике яшьлек Павел Глуховның әти-әнисе “Татар-информ”га шәхси балалар бакчасында улларын колагыннан сөйрәп йөрткәннәр, дип сөйләде.

Бу хәлнең ничек килеп чыкканын әти-әнигә фаразларга гына кала. Паша кечкенә яшьтә булу сәбәпле үзе сөйләп бирә алмый. Шуңа күрә ата-анага суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләрен өйрәнергә туры килә - әйтерсең, баланың колагын борып алырга теләгәннәр.

Наталья һәм Олег Глуховлар сөйләгәнчә, кечкенә Пашаны "ArtKids" шәхси балалар бакчасына 3 сентябрьдән өйртә башлаганнар. Алар бу оешма белән бер елга килешү төзегән.

Килешү шартлары буенча, бала иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр тәрбиячеләр күзәтүендә булырга тиеш. Беренче ике атна - ияләшү чоры, әгәр бала елый яки йокларга теләми икән, тәрбияче шалтырату белән баланы килеп алырга кирәк, дип аңлатканнар.

“Беренче көннәрдә ул бакчага тып-тыныч бара иде. Кулын болгый да кереп китә. Соңыннан елый, бармыйм дигәнне аңлатып, башын селки башлады. Балалар бакчасы болдырын күрү белән котыра башлый иде. Муенга асылына да, берни эшләтеп булмый”, - дип сөйләде Наталья Глухова.

Бакчада әти-әнине тынычландырганнар: борчылырга сәбәп юк – балада ияләшү чоры. Берникадәр вакыттан соң Паша авырып китә һәм бакчага йөрми тора.

“Ул сәламәтләнгәч кабат “ArtKids”ка алып бардык. Ике сәгатьтән безгә шалтыратып, Пашаның температурасы күтәрелгәнен әйттеләр һәм килеп алырга куштылар. Кәефем төште: ничек инде шулай, әле яңа гына терелде бит!” – дип исенә төшерә Наталья.

Ярты сәгатьтән ханым шунда була. Ул баласының йокламаганын күрә, кулын Пашаның маңгаена куеп карый, әмма югары температура сизми. Өйдә градусник та 36,3 градусны гына күрсәтә.

“Башкалар йоклаганда бала белән шөгыльләнәсе, аның белән уйныйсы, китаплар укыйсы урынга өйгә кайтарып җибәрергә теләгәндер, дип уйлыйм. Мин бакча мөдиренә шалтыраттым, ул ачыклармын дип әйтте”, - дип сөйләде Наталья.

“Ул йокламады, ләкин мин аңа ятагыннан торырга рөхсәт итмәдем”

“Икенче көнне, 3 октябрьдә без улыбызны алырга бакчага килдек. Ул безнең янга елап килде. Мин тәрбиячедән: "Паша йокы сәгатендә йокладымы?" - дип сорадым. Ул миңа: "Ул йокламады, тик мин аңа караваттан торырга рөхсәт итмәдем", - дип җавап бирде, - дип сөйли малайның әнисе.

Әти-әнигә исә полициядән шалтыратып, гариза язарга кушалар.

Шуннан соң Глуховлар балалар бакчасына бара: әйберләрен алырга, тәрбияче белән сөйләшергә тели.

“Нәрсә, Пашаны колагыннан тартып йөрттегезме инде?” - дип сүз башлый әни кеше. Җавапка тәрбиячеләрдән үз адресына гаепләүләр ишетә.

“Сез үзегез балагызның колагыннан тарткансыз диделәр, барысында да безне гаепләделәр. Без балалар бакчасына башка йөрмәячәкбез һәм сентябрь ае өчен түләгән 13,5 мең сумны кире кайтарыгыз, дидек. Без ул айда бер генә атна йөрдек”, - дип сөйли Наталья.

Әти-әнигә акчаны кире кайтармаячакларын әйтәләр. Әгәр дә ата-аналар оешманың хезмәтеннән үзләре баш тарта икән, килешү буенча акча кире кайтарылмый, дип аңлата бакча хезмәткәрләре. Ләкин бу хәл, баланың хәле белән чагыштырганда, "чүп" кенә булып чыга.

“Бу хәлләрдән соң Паша гел тынычсызлана, елый, начар йоклый. Ул инде элекке кебек шат күңелле бала түгел”, - дип ышандыра әнисе.

Хәзер сабыйга яңа бакча тапканнар. Анда да ул куркып кына йөри, күрәсең, теге хәлләр кабатланыр дип курка торгандыр, ди Глуховлар.

“Бездән баланы нормаль хәлдә алып киттеләр”

Аңлатма алу өчен без "ArtKids"ка бардык. Ул Сөләйманова урамында урнашкан. Ишектән бер тоткарлаусыз керттеләр, администратор Виктория Бобровская бүлмәсенә озаттылар.

Безнең гаммәви мәгълүмат чарасы вәкиле икәнне белгәч, ханымның кәефе китте. Үзен кулына алып, безгә утырырга тәкъдим итте.

“Бу ахмаклык. Бездән баланы нормаль хәлдә алып киттеләр. Әти-әнисе елмаеп китте. Гадәттә берәр тырналган җир күрсәләр – әти-әниләр килә дә сорый. Ә монда шулай дип язганнар, колактан... Бездә балалар күп, ләкин әти-әниләрнең беркайчан да дәгъва белдергәне юк”, - дип тыныч кына җавап бирде бакча хезмәткәре.

Ханым егерме ел эшләү дәверендә беренче тапкыр мондый хәлгә таруын әйтте. Ул ни өчен ата-ана проблема турында шунда ук хәбәр итмәвенә, берничә көннән соң гына судмедэксперт нәтиҗәсе белән килүенә гаҗәпләнә.

“Мин хәтта аның моны нинди нияттән эшләгәнен дә белмим. Килде дә без бүтән монда эшләмәячәкбез, дип яный башлады. Алар үз проблемалары турында беркемгә дә әйтмәгән: миңа да, тәрбиячегә дә. Миңа бернинди дә фотография җибәрмәделәр. Бакчада ниләр булганын бер мәртәбә булса да миннән сорасыннар иде. Мин бит барысы өчен дә җавап бирәм. Ул берничә көннән соң килде дә безне гаепли башлады”, - дип исенә төшерә Виктория Бобровская.

Администратор бала белән дә, аның әти-әнисе белән дә низаглар булмады дип ышандыра.

“Паша безнең яраткан бала, бик ягымлы. Аңа нәрсә өчен җәза бирәсең! Без өч яшькә кадәр җәза кулланмыйбыз, чөнки бала аңламый әле”, - дип сөйләде ул.

Шулай ук әти-әнигә акчаны кире кайтарудан баш тартмадык, диде ул.

Глуховлар сүзләре буенча, Пашаны колагыннан сөйрәп йөрткән тәрбияче белән аралашырга безгә рөхсәт бирмәделәр.

Полициядән Тикшерү комитетына

“Татар-информ”га Казанның Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, суд-медицина экспертизасы нәтиҗәсе гадәттәгечә, экспертлардан полициягә килгән.

“Тикшерүләр уздырылды. Законлы карар кабул итү өчен материаллар тиздән Тикшерү комитетына җибәреләчәк”, - дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

“Татар-информ” әлеге очракның нәрсә белән тәмамлануын күзәтеп барачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100